Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #150 Translated in Tatar

وَعَلَى الَّذِينَ هَادُوا حَرَّمْنَا كُلَّ ذِي ظُفُرٍ ۖ وَمِنَ الْبَقَرِ وَالْغَنَمِ حَرَّمْنَا عَلَيْهِمْ شُحُومَهُمَا إِلَّا مَا حَمَلَتْ ظُهُورُهُمَا أَوِ الْحَوَايَا أَوْ مَا اخْتَلَطَ بِعَظْمٍ ۚ ذَٰلِكَ جَزَيْنَاهُمْ بِبَغْيِهِمْ ۖ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Дәхи яһүдләргә һәрбер тырнаклы хайванны хәрам кылдык, янә сыер вә куй майларын аларга хәрам кылдык, мәгәр сыер белән куйның арка майларын, эчәкләре өстендәге майларны вә сөякләренә аралашкан майны аларга хәләл иттек, бу хөкемебез аларга җәза булды явызлыклары өчен вә Без тәхкыйк сүзебездә вә хөкемебездә туры торучыбыз.
فَإِنْ كَذَّبُوكَ فَقُلْ رَبُّكُمْ ذُو رَحْمَةٍ وَاسِعَةٍ وَلَا يُرَدُّ بَأْسُهُ عَنِ الْقَوْمِ الْمُجْرِمِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: Раббыгыз киң рәхмәт иясе, сезне дөньяда ґәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә Аллаһуның ґәзабы залим каумнәрдән кире китмәс.
سَيَقُولُ الَّذِينَ أَشْرَكُوا لَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا أَشْرَكْنَا وَلَا آبَاؤُنَا وَلَا حَرَّمْنَا مِنْ شَيْءٍ ۚ كَذَٰلِكَ كَذَّبَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ حَتَّىٰ ذَاقُوا بَأْسَنَا ۗ قُلْ هَلْ عِنْدَكُمْ مِنْ عِلْمٍ فَتُخْرِجُوهُ لَنَا ۖ إِنْ تَتَّبِعُونَ إِلَّا الظَّنَّ وَإِنْ أَنْتُمْ إِلَّا تَخْرُصُونَ
Мөшрикләр тиздән әйтерләр: Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик булмавыбызны, үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш кылмаган булыр идек һәм Аллаһ хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган булыр идек, – дип. Соңгы мөшрикләр пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта ґәзабыбызны татыганчы. Әйт: Сүзләрегезне вә кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр булса, безгә чыгарып күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга иярәсез, янә сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз.
قُلْ فَلِلَّهِ الْحُجَّةُ الْبَالِغَةُ ۖ فَلَوْ شَاءَ لَهَدَاكُمْ أَجْمَعِينَ
Хак булган көчле дәлил – Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде.
قُلْ هَلُمَّ شُهَدَاءَكُمُ الَّذِينَ يَشْهَدُونَ أَنَّ اللَّهَ حَرَّمَ هَٰذَا ۖ فَإِنْ شَهِدُوا فَلَا تَشْهَدْ مَعَهُمْ ۚ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَالَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ وَهُمْ بِرَبِّهِمْ يَعْدِلُونَ
Әйт: Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт бирүче шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне күрсәтсеннәр, – дип. Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт бирмә, ягъни ялган сүзләрен тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ахирәткә ышанмаучыларның нәфис һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары белән бертигез күрәләр.

Choose other languages: