Surah Al-Anaam Ayahs #153 Translated in Tatar
قُلْ فَلِلَّهِ الْحُجَّةُ الْبَالِغَةُ ۖ فَلَوْ شَاءَ لَهَدَاكُمْ أَجْمَعِينَ
Хак булган көчле дәлил – Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде.
قُلْ هَلُمَّ شُهَدَاءَكُمُ الَّذِينَ يَشْهَدُونَ أَنَّ اللَّهَ حَرَّمَ هَٰذَا ۖ فَإِنْ شَهِدُوا فَلَا تَشْهَدْ مَعَهُمْ ۚ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَالَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ وَهُمْ بِرَبِّهِمْ يَعْدِلُونَ
Әйт: Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт бирүче шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне күрсәтсеннәр, – дип. Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт бирмә, ягъни ялган сүзләрен тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ахирәткә ышанмаучыларның нәфис һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары белән бертигез күрәләр.
قُلْ تَعَالَوْا أَتْلُ مَا حَرَّمَ رَبُّكُمْ عَلَيْكُمْ ۖ أَلَّا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا ۖ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا ۖ وَلَا تَقْتُلُوا أَوْلَادَكُمْ مِنْ إِمْلَاقٍ ۖ نَحْنُ نَرْزُقُكُمْ وَإِيَّاهُمْ ۖ وَلَا تَقْرَبُوا الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ ۖ وَلَا تَقْتُلُوا النَّفْسَ الَّتِي حَرَّمَ اللَّهُ إِلَّا بِالْحَقِّ ۚ ذَٰلِكُمْ وَصَّاكُمْ بِهِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Әйт: Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһуга һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз, һәм дә Аллаһ кеше үтерүне хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерегез! Бу эшләр белән Раббыгыз сезгә васыять вә әмер кылды, шаять аңларсыз.
وَلَا تَقْرَبُوا مَالَ الْيَتِيمِ إِلَّا بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ حَتَّىٰ يَبْلُغَ أَشُدَّهُ ۖ وَأَوْفُوا الْكَيْلَ وَالْمِيزَانَ بِالْقِسْطِ ۖ لَا نُكَلِّفُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا ۖ وَإِذَا قُلْتُمْ فَاعْدِلُوا وَلَوْ كَانَ ذَا قُرْبَىٰ ۖ وَبِعَهْدِ اللَّهِ أَوْفُوا ۚ ذَٰلِكُمْ وَصَّاكُمْ بِهِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ
Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз малларын үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп җиткәннәренә чаклы малларын саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алыш-бирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да, гаделлек белән хөкем итегез вә Аллаһуга биргән ґәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә васыяте вә вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.
وَأَنَّ هَٰذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ ۖ وَلَا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ ۚ ذَٰلِكُمْ وَصَّاكُمْ بِهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидеґәт гамәлләр Аллаһ юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды, шаять башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
