Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #18 Translated in Tatar

وَمِنَ الَّذِينَ قَالُوا إِنَّا نَصَارَىٰ أَخَذْنَا مِيثَاقَهُمْ فَنَسُوا حَظًّا مِمَّا ذُكِّرُوا بِهِ فَأَغْرَيْنَا بَيْنَهُمُ الْعَدَاوَةَ وَالْبَغْضَاءَ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ ۚ وَسَوْفَ يُنَبِّئُهُمُ اللَّهُ بِمَا كَانُوا يَصْنَعُونَ
Без Аллаһ ярдәмендәбез, дип мактанучы насара кауменнән дә Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез, дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?)
يَا أَهْلَ الْكِتَابِ قَدْ جَاءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ كَثِيرًا مِمَّا كُنْتُمْ تُخْفُونَ مِنَ الْكِتَابِ وَيَعْفُو عَنْ كَثِيرٍ ۚ قَدْ جَاءَكُمْ مِنَ اللَّهِ نُورٌ وَكِتَابٌ مُبِينٌ
Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап.
يَهْدِي بِهِ اللَّهُ مَنِ اتَّبَعَ رِضْوَانَهُ سُبُلَ السَّلَامِ وَيُخْرِجُهُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ بِإِذْنِهِ وَيَهْدِيهِمْ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер.
لَقَدْ كَفَرَ الَّذِينَ قَالُوا إِنَّ اللَّهَ هُوَ الْمَسِيحُ ابْنُ مَرْيَمَ ۚ قُلْ فَمَنْ يَمْلِكُ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا إِنْ أَرَادَ أَنْ يُهْلِكَ الْمَسِيحَ ابْنَ مَرْيَمَ وَأُمَّهُ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا ۗ وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ۚ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.
وَقَالَتِ الْيَهُودُ وَالنَّصَارَىٰ نَحْنُ أَبْنَاءُ اللَّهِ وَأَحِبَّاؤُهُ ۚ قُلْ فَلِمَ يُعَذِّبُكُمْ بِذُنُوبِكُمْ ۖ بَلْ أَنْتُمْ بَشَرٌ مِمَّنْ خَلَقَ ۚ يَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ۖ وَإِلَيْهِ الْمَصِيرُ
Яһүд вә насара әйттеләр: Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге, – дип. Син аларга әйт: Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр, – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр.

Choose other languages: