Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #51 Translated in Tatar

نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَسْتَمِعُونَ بِهِ إِذْ يَسْتَمِعُونَ إِلَيْكَ وَإِذْ هُمْ نَجْوَىٰ إِذْ يَقُولُ الظَّالِمُونَ إِنْ تَتَّبِعُونَ إِلَّا رَجُلًا مَسْحُورًا
Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнне тыңлыйлар, аннары синең хакта бозык ният белән сөйләшәләр һәм ул залимнәр мөселманнарга әйтәләр: Ий сез мөселманнар, сихерләнгән Мухәммәдкә иярәсез, – дип.
انْظُرْ كَيْفَ ضَرَبُوا لَكَ الْأَمْثَالَ فَضَلُّوا فَلَا يَسْتَطِيعُونَ سَبِيلًا
Кара инде Мухәммәд! Сиңа нинди мисаллар китерәләр, сихерче, ялганчы, шагыйрь диләр, алар азганнар, хак юлны табарга, әлбәттә, алар кадир түгелләр.
وَقَالُوا أَإِذَا كُنَّا عِظَامًا وَرُفَاتًا أَإِنَّا لَمَبْعُوثُونَ خَلْقًا جَدِيدًا
Кәферләр әйтәләр: Әйә без череп сөяк, туфрак булсак та яңадан терелеп кубарылырбызмы? Бу эш мөмкин түгел.
قُلْ كُونُوا حِجَارَةً أَوْ حَدِيدًا
Син аларга әйт: Кирәк – сез череп таш булыгыз, кирәк – тимер булыгыз, әлбәттә, тереләсез!
أَوْ خَلْقًا مِمَّا يَكْبُرُ فِي صُدُورِكُمْ ۚ فَسَيَقُولُونَ مَنْ يُعِيدُنَا ۖ قُلِ الَّذِي فَطَرَكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۚ فَسَيُنْغِضُونَ إِلَيْكَ رُءُوسَهُمْ وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هُوَ ۖ قُلْ عَسَىٰ أَنْ يَكُونَ قَرِيبًا
Яки күңелегезгә нинди зур мәхлукны китерә аласыз, шундый зур булыгыз, әлбәттә, кубарылмыйча калмыйсыз. Алар безне кем тергезеп кубарыр, диләр. Әйт: Сезне әүвәлдә кем бар кыйлган иде, шул зат кубарыр, – дип. Алар гаҗәпсенеп, сиңа таба башларын селкерләр, вә әйтерләр: Кайчан була ул көн, – дип. Әйт: аларга, ихтимал, ул көн бик якындыр.

Choose other languages: