Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #40 Translated in Tatar

فَأَزَلَّهُمَا الشَّيْطَانُ عَنْهَا فَأَخْرَجَهُمَا مِمَّا كَانَا فِيهِ ۖ وَقُلْنَا اهْبِطُوا بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ ۖ وَلَكُمْ فِي الْأَرْضِ مُسْتَقَرٌّ وَمَتَاعٌ إِلَىٰ حِينٍ
Иблис, бу агач җимешен ашасагыз җәннәттә мәңге каласыз, дип, аларны алдады, алар Иблис сүзенә ияреп, җимешне ашап алдандылар. Иблис аларны җәннәттән чыгарып андагы нигъмәтләрдән аерды. Моннан соң әйттек: Ий Адәм һәм Иблис, бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җиргә иңегез! Сезгә җирдә торырлык урын һәм яшәү өчен кирәк нәрсәләр бар, әҗәлегез җиткәнче яшәгез.
فَتَلَقَّىٰ آدَمُ مِنْ رَبِّهِ كَلِمَاتٍ فَتَابَ عَلَيْهِ ۚ إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Адәм галәйһис-сәлам тәүбәгә ашыкты һәм Раббысы тарафыннан өйрәткән тәүбә-истигъфәр сүзләренә юлыкты, һәм тәүбә итеп, Аллаһудан гафу сорады, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте. Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.
قُلْنَا اهْبِطُوا مِنْهَا جَمِيعًا ۖ فَإِمَّا يَأْتِيَنَّكُمْ مِنِّي هُدًى فَمَنْ تَبِعَ هُدَايَ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Без әйттек: Барчагыз да җәннәттән чыгып җиргә иңегез! Әмма минем сезгә туры юлга күндерүче сүзләр, әлбәттә, килер, Минем сүзләремә ияргән затка курку һәм кайгы булмас.
وَالَّذِينَ كَفَرُوا وَكَذَّبُوا بِآيَاتِنَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Имансызлар һәм аятьләребезне ялган диючеләр – ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.
يَا بَنِي إِسْرَائِيلَ اذْكُرُوا نِعْمَتِيَ الَّتِي أَنْعَمْتُ عَلَيْكُمْ وَأَوْفُوا بِعَهْدِي أُوفِ بِعَهْدِكُمْ وَإِيَّايَ فَارْهَبُونِ
Ий Ягъкуб балалары! Сезгә биргән нигъмәтләремне хәтерләгез, һәм Тәүрат белән гамәл кылырга сездән ґәһед алдым, шул гаһедемне үтәгез! Әгәр Минем ґәһедемне үтәсәгез, Миндә сезнең гаһедегезне үтәрмен һәм җәннәткә кертермен, Миңа гына кол булыгыз һәм Миннән генә куркыгыз!

Choose other languages: