Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #211 Translated in Tatar

وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَشْرِي نَفْسَهُ ابْتِغَاءَ مَرْضَاتِ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ رَءُوفٌ بِالْعِبَادِ
Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا ادْخُلُوا فِي السِّلْمِ كَافَّةً وَلَا تَتَّبِعُوا خُطُوَاتِ الشَّيْطَانِ ۚ إِنَّهُ لَكُمْ عَدُوٌّ مُبِينٌ
Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман.
فَإِنْ زَلَلْتُمْ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْكُمُ الْبَيِّنَاتُ فَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче.
هَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا أَنْ يَأْتِيَهُمُ اللَّهُ فِي ظُلَلٍ مِنَ الْغَمَامِ وَالْمَلَائِكَةُ وَقُضِيَ الْأَمْرُ ۚ وَإِلَى اللَّهِ تُرْجَعُ الْأُمُورُ
Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ґәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта.
سَلْ بَنِي إِسْرَائِيلَ كَمْ آتَيْنَاهُمْ مِنْ آيَةٍ بَيِّنَةٍ ۗ وَمَنْ يُبَدِّلْ نِعْمَةَ اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُ فَإِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Яһүдләрдән сора Без аларга күпме ґәҗәб могҗизалар бирдек һәм һәрнәрсәне ачык аңлатучы китап бирдек. Берәү Аллаһуның нигъмәтләре булган һидәятне көферлеккә алыштырса, ул нигъмәт Аллаһудан килгәннән соң, Аллаһ андый кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алачак.

Choose other languages: