Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #165 Translated in Tatar

وَإِذْ قِيلَ لَهُمُ اسْكُنُوا هَٰذِهِ الْقَرْيَةَ وَكُلُوا مِنْهَا حَيْثُ شِئْتُمْ وَقُولُوا حِطَّةٌ وَادْخُلُوا الْبَابَ سُجَّدًا نَغْفِرْ لَكُمْ خَطِيئَاتِكُمْ ۚ سَنَزِيدُ الْمُحْسِنِينَ
Янә хәтерләгез шуны! Аларга әйтелде: Ошбу шәһәрдә торыгыз һәм ул шәһәрдә теләгәнегезчә ашагыз вә: Я Рабби, хаталарыбызны ярлыка, – дип әйтегез, вә шәһәр капкасыннан кергәндә түбәнчелек белән керегез! Шулай булсагыз, хаталарыгызны ярлыкарбыз, изгелек кылучыларга нигъмәтләребезне арттырып бирербез.
فَبَدَّلَ الَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْهُمْ قَوْلًا غَيْرَ الَّذِي قِيلَ لَهُمْ فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِجْزًا مِنَ السَّمَاءِ بِمَا كَانُوا يَظْلِمُونَ
Аларның залимнәре алыштырды шәһәргә кергәндә әйтер өчен Аллаһ өйрәткән сүзне башка сүзгә. Золым итүләре сәбәпле без аларга күктән ґәзаб җибәрдек.
وَاسْأَلْهُمْ عَنِ الْقَرْيَةِ الَّتِي كَانَتْ حَاضِرَةَ الْبَحْرِ إِذْ يَعْدُونَ فِي السَّبْتِ إِذْ تَأْتِيهِمْ حِيتَانُهُمْ يَوْمَ سَبْتِهِمْ شُرَّعًا وَيَوْمَ لَا يَسْبِتُونَ ۙ لَا تَأْتِيهِمْ ۚ كَذَٰلِكَ نَبْلُوهُمْ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Дәрья буена утырган авыл халкының хәленнән сорагыл! Алар шимбә көн Аллаһ хөкемен боздылар, балыклар шимбә көн яр буена килеп суның өстенә чыгар иделәр, әмма башка көнне су өстенә чыкмас иделәр. (Яһүдләр, гыйбадәт өчен вә бәйрәм итәр өчен үзбелдекләре белән җомга көн урнына шимбә көнне билгеләделәр. Шул сәбәпле Аллаһ аларга шимбә көнне гыйбадәтне генә фарыз итеп дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Алар шимбә көнне су өстенә чыккан балыкларны елымнар белән чорнап куеп, икенче көнне ала торган булганнар. Бу эшләре аларның Аллаһуга каршы хәйлә-мәкерләре иде). Бозыклык кылучы фәсыйкларны әнә шулай сыныйбыз.
وَإِذْ قَالَتْ أُمَّةٌ مِنْهُمْ لِمَ تَعِظُونَ قَوْمًا ۙ اللَّهُ مُهْلِكُهُمْ أَوْ مُعَذِّبُهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا ۖ قَالُوا مَعْذِرَةً إِلَىٰ رَبِّكُمْ وَلَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ
Шимбә көн балык тотарга катнашмаган бер таифә, балык тотучыларга каршылык күрсәткән кешеләргә әйтте: Аллаһ һәлак итәчәк яки каты ґәзаб кылачык каумне нигә вәгәзьлисез? Вәгәзьләүчеләр әйттеләр: Раббыгызга гозер күрсәтер өчен вәгәзьлибез, бәлки вәгазьләнеп, шимбә көн балык тотудан туктарлар.
فَلَمَّا نَسُوا مَا ذُكِّرُوا بِهِ أَنْجَيْنَا الَّذِينَ يَنْهَوْنَ عَنِ السُّوءِ وَأَخَذْنَا الَّذِينَ ظَلَمُوا بِعَذَابٍ بَئِيسٍ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ишеткән вәгазьне онытып, яки инкяр итеп, залимнәр шимбә көнне балык тоткан чакларында балык тотудан тыеп, вәгазь сөйләүчеләрне коткардык, балык тотучы залимнәрне каты ґәзаб белән тоттык Аллаһуга каршы бозыклык кылганнары өчен.

Choose other languages: