Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #168 Translated in Tatar

وَإِذْ قَالَتْ أُمَّةٌ مِنْهُمْ لِمَ تَعِظُونَ قَوْمًا ۙ اللَّهُ مُهْلِكُهُمْ أَوْ مُعَذِّبُهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا ۖ قَالُوا مَعْذِرَةً إِلَىٰ رَبِّكُمْ وَلَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ
Шимбә көн балык тотарга катнашмаган бер таифә, балык тотучыларга каршылык күрсәткән кешеләргә әйтте: Аллаһ һәлак итәчәк яки каты ґәзаб кылачык каумне нигә вәгәзьлисез? Вәгәзьләүчеләр әйттеләр: Раббыгызга гозер күрсәтер өчен вәгәзьлибез, бәлки вәгазьләнеп, шимбә көн балык тотудан туктарлар.
فَلَمَّا نَسُوا مَا ذُكِّرُوا بِهِ أَنْجَيْنَا الَّذِينَ يَنْهَوْنَ عَنِ السُّوءِ وَأَخَذْنَا الَّذِينَ ظَلَمُوا بِعَذَابٍ بَئِيسٍ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ишеткән вәгазьне онытып, яки инкяр итеп, залимнәр шимбә көнне балык тоткан чакларында балык тотудан тыеп, вәгазь сөйләүчеләрне коткардык, балык тотучы залимнәрне каты ґәзаб белән тоттык Аллаһуга каршы бозыклык кылганнары өчен.
فَلَمَّا عَتَوْا عَنْ مَا نُهُوا عَنْهُ قُلْنَا لَهُمْ كُونُوا قِرَدَةً خَاسِئِينَ
Тыелган эштән тыелудан тәкәбберләнгән чакларында Без аларга әйттек: Хур булганыгыз хәлдә маймыл булыгыз! Маймыл булдылар.
وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكَ لَيَبْعَثَنَّ عَلَيْهِمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ يَسُومُهُمْ سُوءَ الْعَذَابِ ۗ إِنَّ رَبَّكَ لَسَرِيعُ الْعِقَابِ ۖ وَإِنَّهُ لَغَفُورٌ رَحِيمٌ
Янә хәтерләгез, Раббыгыз әйтте: Ягъкуб балалары өстенә кыямәт көненә чаклы каты ґәзаб кылучыны, әлбәттә, җибәрербез, тәхкыйк Раббың тиз үч алучы вә тәүбә итүчегә рәхимле вә ярлыкаучы.
وَقَطَّعْنَاهُمْ فِي الْأَرْضِ أُمَمًا ۖ مِنْهُمُ الصَّالِحُونَ وَمِنْهُمْ دُونَ ذَٰلِكَ ۖ وَبَلَوْنَاهُمْ بِالْحَسَنَاتِ وَالسَّيِّئَاتِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Без аларны күп фиркаләргә бүлдек, алар арасында изгеләре бар, ягъни ислам динен кабул итүчеләре һәм башкачалары да бар, ягъни залимнәре. Без аларга күп нигъмәтләр, күп яхшылыклар вә күп яманлыклар, ґәзаблар бирдек, шаять кәфердән иманга кайтырлар дип.

Choose other languages: