Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #79 Translated in Tatar

وَمِنْهُمْ مَنْ عَاهَدَ اللَّهَ لَئِنْ آتَانَا مِنْ فَضْلِهِ لَنَصَّدَّقَنَّ وَلَنَكُونَنَّ مِنَ الصَّالِحِينَ
Ул монафикълардан: Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек, – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар.
فَلَمَّا آتَاهُمْ مِنْ فَضْلِهِ بَخِلُوا بِهِ وَتَوَلَّوْا وَهُمْ مُعْرِضُونَ
Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар.
فَأَعْقَبَهُمْ نِفَاقًا فِي قُلُوبِهِمْ إِلَىٰ يَوْمِ يَلْقَوْنَهُ بِمَا أَخْلَفُوا اللَّهَ مَا وَعَدُوهُ وَبِمَا كَانُوا يَكْذِبُونَ
Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды.
أَلَمْ يَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ سِرَّهُمْ وَنَجْوَاهُمْ وَأَنَّ اللَّهَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
Әйә алар белмиләрме Аллаһу тәгалә аларның тышларын да вә эчләрен дә белгәнлегене? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә яшерен нәрсәләрне белә.
الَّذِينَ يَلْمِزُونَ الْمُطَّوِّعِينَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ فِي الصَّدَقَاتِ وَالَّذِينَ لَا يَجِدُونَ إِلَّا جُهْدَهُمْ فَيَسْخَرُونَ مِنْهُمْ ۙ سَخِرَ اللَّهُ مِنْهُمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуга итагать итеп садака бирүче мөэминнәрне яманлап, шелтә кылалар монафикълар, шулай ук ярлы мөэминнәрнең биргән аз гына булган садакаларын гаепләп, мәсхәрә кылалар. Аларны Аллаһ мәсхәрә кылыр һәм аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

Choose other languages: