Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #80 Translated in Tatar

فَلَمَّا آتَاهُمْ مِنْ فَضْلِهِ بَخِلُوا بِهِ وَتَوَلَّوْا وَهُمْ مُعْرِضُونَ
Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар.
فَأَعْقَبَهُمْ نِفَاقًا فِي قُلُوبِهِمْ إِلَىٰ يَوْمِ يَلْقَوْنَهُ بِمَا أَخْلَفُوا اللَّهَ مَا وَعَدُوهُ وَبِمَا كَانُوا يَكْذِبُونَ
Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды.
أَلَمْ يَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ سِرَّهُمْ وَنَجْوَاهُمْ وَأَنَّ اللَّهَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
Әйә алар белмиләрме Аллаһу тәгалә аларның тышларын да вә эчләрен дә белгәнлегене? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә яшерен нәрсәләрне белә.
الَّذِينَ يَلْمِزُونَ الْمُطَّوِّعِينَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ فِي الصَّدَقَاتِ وَالَّذِينَ لَا يَجِدُونَ إِلَّا جُهْدَهُمْ فَيَسْخَرُونَ مِنْهُمْ ۙ سَخِرَ اللَّهُ مِنْهُمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуга итагать итеп садака бирүче мөэминнәрне яманлап, шелтә кылалар монафикълар, шулай ук ярлы мөэминнәрнең биргән аз гына булган садакаларын гаепләп, мәсхәрә кылалар. Аларны Аллаһ мәсхәрә кылыр һәм аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
اسْتَغْفِرْ لَهُمْ أَوْ لَا تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ إِنْ تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ سَبْعِينَ مَرَّةً فَلَنْ يَغْفِرَ اللَّهُ لَهُمْ ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَفَرُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ
Монафикълар расүл г-м алдына килеп: Безнең өчен Аллаһудан гафу сора, – диделәр. Аллаһу тәгалә әйтте: Ий Мухәммәд г-м! Монафикълар өчен Аллаһудан ярлыкауны кирәк сора, кирәк сорама – алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар кылсаң да Аллаһ аларны ярлыкамас. Ярлыканмаулары – Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булганнары өчен, дөреслектә Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас.

Choose other languages: