Surah Ar-Rad Ayahs #30 Translated in Tatar
اللَّهُ يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ ۚ وَفَرِحُوا بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا فِي الْآخِرَةِ إِلَّا مَتَاعٌ
Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.
وَيَقُولُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۗ قُلْ إِنَّ اللَّهَ يُضِلُّ مَنْ يَشَاءُ وَيَهْدِي إِلَيْهِ مَنْ أَنَابَ
Кәферләр әйтәләр: Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек, – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.
الَّذِينَ آمَنُوا وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُمْ بِذِكْرِ اللَّهِ ۗ أَلَا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ
Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар.
الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ طُوبَىٰ لَهُمْ وَحُسْنُ مَآبٍ
Бит иман китереп тә изге гамәлләр кылган кешеләргә, шиксез, шатлык, хушлык вә Тубә агачы астында күләгәләнү булыр вә күркәм урынлар булыр.
كَذَٰلِكَ أَرْسَلْنَاكَ فِي أُمَّةٍ قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِهَا أُمَمٌ لِتَتْلُوَ عَلَيْهِمُ الَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ وَهُمْ يَكْفُرُونَ بِالرَّحْمَٰنِ ۚ قُلْ هُوَ رَبِّي لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ مَتَابِ
Әүвәлге каумләргә пәйгамбәрләр җибәргәнебез кеби бу каумгә сине пәйгамбәр итеп җибәрдек. Без сиңа вәхий кылган Коръәнне аларга укымаклыгың өчен, ләкин алар рәхмәт иясе булган Аллаһуга кәфер булалар. Әйт: Ул – Аллаһ минем тәрбиячем, Илаһә тотарга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Ул үзе генә, Аңа гына тәвәккәл кылдым вә Ул – Аллаһуга кайтмаклык.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
