Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #25 Translated in Tatar

فَخَرَجَ مِنْهَا خَائِفًا يَتَرَقَّبُ ۖ قَالَ رَبِّ نَجِّنِي مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Артымнан куа чыгарлар, дип, курка-курка Муса шәһәрдән чыкты: Ий Раббым, мине Фиргауннең залим кавеменнән коткар, – диде.
وَلَمَّا تَوَجَّهَ تِلْقَاءَ مَدْيَنَ قَالَ عَسَىٰ رَبِّي أَنْ يَهْدِيَنِي سَوَاءَ السَّبِيلِ
Муса Мәдйән шәһәренә юнәлде, ләкин юлны белмидер иде, әйтте: Шаять Раббым Мәдйәнгә бара торган юлга күндерер, – дип.
وَلَمَّا وَرَدَ مَاءَ مَدْيَنَ وَجَدَ عَلَيْهِ أُمَّةً مِنَ النَّاسِ يَسْقُونَ وَوَجَدَ مِنْ دُونِهِمُ امْرَأَتَيْنِ تَذُودَانِ ۖ قَالَ مَا خَطْبُكُمَا ۖ قَالَتَا لَا نَسْقِي حَتَّىٰ يُصْدِرَ الرِّعَاءُ ۖ وَأَبُونَا شَيْخٌ كَبِيرٌ
Мәдйәннең кое суына җиткәндә ул кое янында хайваннарны эчерүче бер җәмәгатьне күрде, дәхи аларның артында ике хатынны күрде, алар хайваннарына су эчерми иделәр, Муса әйтте: Ни булды сезгә хайваннарыгызга су эчермисез? Ул ике кыз әйттеләр: Алдыбыздагы көтүчеләр хайваннарыны эчереп китмичә без эчермибез, һәм безнең атабыз бик карт кешедер, шул сәбәпле хайваннарны эчерергә чыга алмый. Коеның чиләге бик зур булу сәбәпле кызлар коедан су ала алмыйлар иде, фәкать башка көтүләрдән калган суны эчерәләр иде.
فَسَقَىٰ لَهُمَا ثُمَّ تَوَلَّىٰ إِلَى الظِّلِّ فَقَالَ رَبِّ إِنِّي لِمَا أَنْزَلْتَ إِلَيَّ مِنْ خَيْرٍ فَقِيرٌ
Муса коедан су тартып кызларның куйларына су эчерде, соңра китеп күләгәгә утырды һәм әйтте: Ий Раббым, миңа диндә изгелектән биргән нәрсәң өчен мин фәкыйрь булдым, ашарыма юк, – дип. Ягъни Фиргаун гаиләсендә байлык эчендә иде, хәзер һичнәрсәсе юк. Кызлар кайтып аталарына Муса хакында сөйләделәр, аталары бер кызын Мусаны чакырырга җибәрде.
فَجَاءَتْهُ إِحْدَاهُمَا تَمْشِي عَلَى اسْتِحْيَاءٍ قَالَتْ إِنَّ أَبِي يَدْعُوكَ لِيَجْزِيَكَ أَجْرَ مَا سَقَيْتَ لَنَا ۚ فَلَمَّا جَاءَهُ وَقَصَّ عَلَيْهِ الْقَصَصَ قَالَ لَا تَخَفْ ۖ نَجَوْتَ مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: Ий Муса, курыкма, залим кавемнәрдән бүген котылдың.

Choose other languages: