Surah Al-Baqara Ayahs #205 Translated in Tatar
وَمِنْهُمْ مَنْ يَقُولُ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Янә алардан бар дөньяны хәләл юл белән, ахирәтне хак юл белән кәсеп итеп: Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла, – диючеләр.
أُولَٰئِكَ لَهُمْ نَصِيبٌ مِمَّا كَسَبُوا ۚ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл, – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр.
وَاذْكُرُوا اللَّهَ فِي أَيَّامٍ مَعْدُودَاتٍ ۚ فَمَنْ تَعَجَّلَ فِي يَوْمَيْنِ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ وَمَنْ تَأَخَّرَ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ ۚ لِمَنِ اتَّقَىٰ ۗ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّكُمْ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз.
وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يُعْجِبُكَ قَوْلُهُ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَيُشْهِدُ اللَّهَ عَلَىٰ مَا فِي قَلْبِهِ وَهُوَ أَلَدُّ الْخِصَامِ
Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).
وَإِذَا تَوَلَّىٰ سَعَىٰ فِي الْأَرْضِ لِيُفْسِدَ فِيهَا وَيُهْلِكَ الْحَرْثَ وَالنَّسْلَ ۗ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ الْفَسَادَ
Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
