Surah Al-Baqara Ayahs #143 Translated in Tatar
قُلْ أَتُحَاجُّونَنَا فِي اللَّهِ وَهُوَ رَبُّنَا وَرَبُّكُمْ وَلَنَا أَعْمَالُنَا وَلَكُمْ أَعْمَالُكُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُخْلِصُونَ
Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ихласбыз.
أَمْ تَقُولُونَ إِنَّ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطَ كَانُوا هُودًا أَوْ نَصَارَىٰ ۗ قُلْ أَأَنْتُمْ أَعْلَمُ أَمِ اللَّهُ ۗ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ كَتَمَ شَهَادَةً عِنْدَهُ مِنَ اللَّهِ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Әйә, сез әйтәсезме: Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр, – дип? Син аларга әйт: Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел.
تِلْكَ أُمَّةٌ قَدْ خَلَتْ ۖ لَهَا مَا كَسَبَتْ وَلَكُمْ مَا كَسَبْتُمْ ۖ وَلَا تُسْأَلُونَ عَمَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез соралмассыз.
سَيَقُولُ السُّفَهَاءُ مِنَ النَّاسِ مَا وَلَّاهُمْ عَنْ قِبْلَتِهِمُ الَّتِي كَانُوا عَلَيْهَا ۚ قُلْ لِلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә? Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты, – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.
وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَاكُمْ أُمَّةً وَسَطًا لِتَكُونُوا شُهَدَاءَ عَلَى النَّاسِ وَيَكُونَ الرَّسُولُ عَلَيْكُمْ شَهِيدًا ۗ وَمَا جَعَلْنَا الْقِبْلَةَ الَّتِي كُنْتَ عَلَيْهَا إِلَّا لِنَعْلَمَ مَنْ يَتَّبِعُ الرَّسُولَ مِمَّنْ يَنْقَلِبُ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ ۚ وَإِنْ كَانَتْ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ ۗ وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ بِالنَّاسِ لَرَءُوفٌ رَحِيمٌ
Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты, – дип. Аллаһ әйтте: Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады. Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
