Surah Al-Baqara Ayahs #144 Translated in Tatar
أَمْ تَقُولُونَ إِنَّ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطَ كَانُوا هُودًا أَوْ نَصَارَىٰ ۗ قُلْ أَأَنْتُمْ أَعْلَمُ أَمِ اللَّهُ ۗ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ كَتَمَ شَهَادَةً عِنْدَهُ مِنَ اللَّهِ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Әйә, сез әйтәсезме: Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр, – дип? Син аларга әйт: Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел.
تِلْكَ أُمَّةٌ قَدْ خَلَتْ ۖ لَهَا مَا كَسَبَتْ وَلَكُمْ مَا كَسَبْتُمْ ۖ وَلَا تُسْأَلُونَ عَمَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез соралмассыз.
سَيَقُولُ السُّفَهَاءُ مِنَ النَّاسِ مَا وَلَّاهُمْ عَنْ قِبْلَتِهِمُ الَّتِي كَانُوا عَلَيْهَا ۚ قُلْ لِلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә? Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты, – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.
وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَاكُمْ أُمَّةً وَسَطًا لِتَكُونُوا شُهَدَاءَ عَلَى النَّاسِ وَيَكُونَ الرَّسُولُ عَلَيْكُمْ شَهِيدًا ۗ وَمَا جَعَلْنَا الْقِبْلَةَ الَّتِي كُنْتَ عَلَيْهَا إِلَّا لِنَعْلَمَ مَنْ يَتَّبِعُ الرَّسُولَ مِمَّنْ يَنْقَلِبُ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ ۚ وَإِنْ كَانَتْ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ ۗ وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ بِالنَّاسِ لَرَءُوفٌ رَحِيمٌ
Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты, – дип. Аллаһ әйтте: Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады. Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.
قَدْ نَرَىٰ تَقَلُّبَ وَجْهِكَ فِي السَّمَاءِ ۖ فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبْلَةً تَرْضَاهَا ۚ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَحَيْثُ مَا كُنْتُمْ فَوَلُّوا وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُ ۗ وَإِنَّ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ لَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّهِمْ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ
Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
