Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #117 Translated in Tatar

وَقَالَتِ الْيَهُودُ لَيْسَتِ النَّصَارَىٰ عَلَىٰ شَيْءٍ وَقَالَتِ النَّصَارَىٰ لَيْسَتِ الْيَهُودُ عَلَىٰ شَيْءٍ وَهُمْ يَتْلُونَ الْكِتَابَ ۗ كَذَٰلِكَ قَالَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ مِثْلَ قَوْلِهِمْ ۚ فَاللَّهُ يَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Яһүд әйтте: Насара хак диндә түгел, – дип. Насара әйтте: Яһүд хак диндә түгел, – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр.
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ مَنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَنْ يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَىٰ فِي خَرَابِهَا ۚ أُولَٰئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَنْ يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ ۚ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).
وَلِلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ فَأَيْنَمَا تُوَلُّوا فَثَمَّ وَجْهُ اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр).
وَقَالُوا اتَّخَذَ اللَّهُ وَلَدًا ۗ سُبْحَانَهُ ۖ بَلْ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ كُلٌّ لَهُ قَانِتُونَ
Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: Аллаһ бала тудырды, – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер).
بَدِيعُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ وَإِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ бернәрсәне төзергә теләсә: Бар бул, – дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр.

Choose other languages: