Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #119 Translated in Tatar

وَلِلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ فَأَيْنَمَا تُوَلُّوا فَثَمَّ وَجْهُ اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр).
وَقَالُوا اتَّخَذَ اللَّهُ وَلَدًا ۗ سُبْحَانَهُ ۖ بَلْ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ كُلٌّ لَهُ قَانِتُونَ
Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: Аллаһ бала тудырды, – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер).
بَدِيعُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ وَإِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ бернәрсәне төзергә теләсә: Бар бул, – дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр.
وَقَالَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ لَوْلَا يُكَلِّمُنَا اللَّهُ أَوْ تَأْتِينَا آيَةٌ ۗ كَذَٰلِكَ قَالَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ مِثْلَ قَوْلِهِمْ ۘ تَشَابَهَتْ قُلُوبُهُمْ ۗ قَدْ بَيَّنَّا الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يُوقِنُونَ
Аллаһуны танымаган ахмаклар әйттеләр: Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде, яки берәр галәмәт күрсәтсә иде, шуннан соң Аллаһуга иман китерер идек, – дип. Әүвәлге ахмак кавем дә боларның кеби сүз әйтте, ягъни Муса г-мнән безгә Аллаһуны күрсәт, диделәр. Аларның күңелләре бер-берсенекенә охшады. Дөреслектә, Без аятьләребезне ачык бәян кылдык, һәрвакыт хаклыкта булган кавем өчен.
إِنَّا أَرْسَلْنَاكَ بِالْحَقِّ بَشِيرًا وَنَذِيرًا ۖ وَلَا تُسْأَلُ عَنْ أَصْحَابِ الْجَحِيمِ
Шиксез, Без сине хак дин белән җибәрдек. Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландыручы һәм аның белән гамәл кылмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп. Син җәһәннәм әһелләре өчен соралмыш булмассың, ягъни алар өчен җавап бирмәссең.

Choose other languages: