Surah Al-Baqara Ayahs #108 Translated in Tatar
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَقُولُوا رَاعِنَا وَقُولُوا انْظُرْنَا وَاسْمَعُوا ۗ وَلِلْكَافِرِينَ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: Раґинә, – дип әйтмәгез, бәлки: Безгә рәхмәт карау илә карагыл, – дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты ґәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә раґинә дип әйтә торган булганнар. Ул сүз яһүд телендә ахмак мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.)
مَا يَوَدُّ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ وَلَا الْمُشْرِكِينَ أَنْ يُنَزَّلَ عَلَيْكُمْ مِنْ خَيْرٍ مِنْ رَبِّكُمْ ۗ وَاللَّهُ يَخْتَصُّ بِرَحْمَتِهِ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ
Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе.
مَا نَنْسَخْ مِنْ آيَةٍ أَوْ نُنْسِهَا نَأْتِ بِخَيْرٍ مِنْهَا أَوْ مِثْلِهَا ۗ أَلَمْ تَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез. Әллә белмисеңме Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җиткәнен?
أَلَمْ تَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۗ وَمَا لَكُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк.
أَمْ تُرِيدُونَ أَنْ تَسْأَلُوا رَسُولَكُمْ كَمَا سُئِلَ مُوسَىٰ مِنْ قَبْلُ ۗ وَمَنْ يَتَبَدَّلِ الْكُفْرَ بِالْإِيمَانِ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ
Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
