Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #111 Translated in Tatar

أَلَمْ تَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۗ وَمَا لَكُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк.
أَمْ تُرِيدُونَ أَنْ تَسْأَلُوا رَسُولَكُمْ كَمَا سُئِلَ مُوسَىٰ مِنْ قَبْلُ ۗ وَمَنْ يَتَبَدَّلِ الْكُفْرَ بِالْإِيمَانِ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ
Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты.
وَدَّ كَثِيرٌ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ لَوْ يَرُدُّونَكُمْ مِنْ بَعْدِ إِيمَانِكُمْ كُفَّارًا حَسَدًا مِنْ عِنْدِ أَنْفُسِهِمْ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ الْحَقُّ ۖ فَاعْفُوا وَاصْفَحُوا حَتَّىٰ يَأْتِيَ اللَّهُ بِأَمْرِهِ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Китабий кәферләрнең күберәге сезнең, иман китергәннән соң көферлеккә кайтувыгызны телиләр, сезгә хөседлекләре булганы өчен вә ул көферләргә Тәүратта Мухәммәд г-мнең дине хак икәнлеге ачыкланганнан соң. Гафу итегез һәм яхшылык белән киселегез шул көферләрдән, Аллаһ үзе хөкем иткәнче.
وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ ۚ وَمَا تُقَدِّمُوا لِأَنْفُسِكُمْ مِنْ خَيْرٍ تَجِدُوهُ عِنْدَ اللَّهِ ۗ إِنَّ اللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында үтәгез һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез! Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ хозурында табарсыз. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне, әлбәттә, күрүче.
وَقَالُوا لَنْ يَدْخُلَ الْجَنَّةَ إِلَّا مَنْ كَانَ هُودًا أَوْ نَصَارَىٰ ۗ تِلْكَ أَمَانِيُّهُمْ ۗ قُلْ هَاتُوا بُرْهَانَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Яһүдләр һәм насаралар әйтәләр: Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер, – дип. Әмма аларның бу сүзләре – алдана торган бушка өметләнүдер. Әгәр җәннәткә без генә керәбез дигән сүзегез дөрес булса, дәлилләрегезне китерегез! Бу сүзләрне Аллаһ әйттеме?

Choose other languages: