Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #154 Translated in Tatar

وَلَمَّا رَجَعَ مُوسَىٰ إِلَىٰ قَوْمِهِ غَضْبَانَ أَسِفًا قَالَ بِئْسَمَا خَلَفْتُمُونِي مِنْ بَعْدِي ۖ أَعَجِلْتُمْ أَمْرَ رَبِّكُمْ ۖ وَأَلْقَى الْأَلْوَاحَ وَأَخَذَ بِرَأْسِ أَخِيهِ يَجُرُّهُ إِلَيْهِ ۚ قَالَ ابْنَ أُمَّ إِنَّ الْقَوْمَ اسْتَضْعَفُونِي وَكَادُوا يَقْتُلُونَنِي فَلَا تُشْمِتْ بِيَ الْأَعْدَاءَ وَلَا تَجْعَلْنِي مَعَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Муса кауме янына ачу вә кайгы белән кайткач әйтте: Мин киткәч нинди кабахәт эш эшләгәнсез! Раббыгызның эшендә ашыктыгызмы? Аллаһ вәгъдә кылган кырык көнне көтәргә күпсендегезме? Вә ачуыннан кулындагы Тәүрат такталарын ташлады һәм кардәше Һарун г-мнең сакалыннан тотып үзенә тартты. Һарун әйтте: Ий анам улы кардәшем! Тәхкыйк бу каум мине зәгыйфькә санады һәм бозау ясауларыннан тыйганым өчен мине үтерә башладылар, минем өчен дошманнарны шатландырма вә мине залим каумнәр җөмләсеннән санама!
قَالَ رَبِّ اغْفِرْ لِي وَلِأَخِي وَأَدْخِلْنَا فِي رَحْمَتِكَ ۖ وَأَنْتَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
Муса әйтте: Я Рабби! Мине вә кардәшем Һарунны ярлыка вә безне рәхмәтеңә кергез! Син рәхим кылучыларның иң рәхимлесесең!
إِنَّ الَّذِينَ اتَّخَذُوا الْعِجْلَ سَيَنَالُهُمْ غَضَبٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَذِلَّةٌ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۚ وَكَذَٰلِكَ نَجْزِي الْمُفْتَرِينَ
Бозауны Аллаһ тотучыларга дөньяда Аллаһуның ачуы вә хурлык иреште. Әнә шулай җәза кылачакбыз Аллаһуның тиңдәше бар, дип, ифтира кылучыларны.
وَالَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ ثُمَّ تَابُوا مِنْ بَعْدِهَا وَآمَنُوا إِنَّ رَبَّكَ مِنْ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَحِيمٌ
Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп гамәл кылу -нияте белән Коръәнгә иман китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рәхимле.
وَلَمَّا سَكَتَ عَنْ مُوسَى الْغَضَبُ أَخَذَ الْأَلْوَاحَ ۖ وَفِي نُسْخَتِهَا هُدًى وَرَحْمَةٌ لِلَّذِينَ هُمْ لِرَبِّهِمْ يَرْهَبُونَ
Мусаның ачуы басылгач, әүвәлдә атып ташлаган Тәүрат такталарын кулына алды. Ул Тәүратта Аллаһудан курыккан кешеләр өчен һидәяткә күнелү тәртипләре һәм Аллаһуның рәхмәте язылган иде.

Choose other languages: