Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #141 Translated in Tatar

وَأَوْرَثْنَا الْقَوْمَ الَّذِينَ كَانُوا يُسْتَضْعَفُونَ مَشَارِقَ الْأَرْضِ وَمَغَارِبَهَا الَّتِي بَارَكْنَا فِيهَا ۖ وَتَمَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ الْحُسْنَىٰ عَلَىٰ بَنِي إِسْرَائِيلَ بِمَا صَبَرُوا ۖ وَدَمَّرْنَا مَا كَانَ يَصْنَعُ فِرْعَوْنُ وَقَوْمُهُ وَمَا كَانُوا يَعْرِشُونَ
Фиргаун заманасында загыйфь саналган Ягъкуб балаларын мәшрыйк тарафында булган шам-шәрифкә вә мәгъриб тарафында Палестин җирләренә хуҗа кылдык, ул шәһәрләрне без бәрәкәтле кылдык һәм Ягькуб балалары сабыр иткәннәре өчен аларга Аллаһ тарафыннан вәгъдә ителгән яхшы сүзләр вә ярдәм тәмам булды. Фиргаун үзе вә кауме төзегән биналарны һәм күтәреп ясаган бакчаларын һәлак иттек.
وَجَاوَزْنَا بِبَنِي إِسْرَائِيلَ الْبَحْرَ فَأَتَوْا عَلَىٰ قَوْمٍ يَعْكُفُونَ عَلَىٰ أَصْنَامٍ لَهُمْ ۚ قَالُوا يَا مُوسَى اجْعَلْ لَنَا إِلَٰهًا كَمَا لَهُمْ آلِهَةٌ ۚ قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ تَجْهَلُونَ
Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир, – диделәр. Муса әйтте: Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез.
إِنَّ هَٰؤُلَاءِ مُتَبَّرٌ مَا هُمْ فِيهِ وَبَاطِلٌ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз.
قَالَ أَغَيْرَ اللَّهِ أَبْغِيكُمْ إِلَٰهًا وَهُوَ فَضَّلَكُمْ عَلَى الْعَالَمِينَ
Янә әйтте: Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды.
وَإِذْ أَنْجَيْنَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ ۖ يُقَتِّلُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ
Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен.

Choose other languages: