Surah Al-Araf Ayahs #142 Translated in Tatar
وَجَاوَزْنَا بِبَنِي إِسْرَائِيلَ الْبَحْرَ فَأَتَوْا عَلَىٰ قَوْمٍ يَعْكُفُونَ عَلَىٰ أَصْنَامٍ لَهُمْ ۚ قَالُوا يَا مُوسَى اجْعَلْ لَنَا إِلَٰهًا كَمَا لَهُمْ آلِهَةٌ ۚ قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ تَجْهَلُونَ
Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир, – диделәр. Муса әйтте: Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез.
إِنَّ هَٰؤُلَاءِ مُتَبَّرٌ مَا هُمْ فِيهِ وَبَاطِلٌ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз.
قَالَ أَغَيْرَ اللَّهِ أَبْغِيكُمْ إِلَٰهًا وَهُوَ فَضَّلَكُمْ عَلَى الْعَالَمِينَ
Янә әйтте: Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды.
وَإِذْ أَنْجَيْنَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ ۖ يُقَتِّلُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ
Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен.
وَوَاعَدْنَا مُوسَىٰ ثَلَاثِينَ لَيْلَةً وَأَتْمَمْنَاهَا بِعَشْرٍ فَتَمَّ مِيقَاتُ رَبِّهِ أَرْبَعِينَ لَيْلَةً ۚ وَقَالَ مُوسَىٰ لِأَخِيهِ هَارُونَ اخْلُفْنِي فِي قَوْمِي وَأَصْلِحْ وَلَا تَتَّبِعْ سَبِيلَ الْمُفْسِدِينَ
Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: Каумем арасында минем урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
