Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #144 Translated in Tatar

قَالَ أَغَيْرَ اللَّهِ أَبْغِيكُمْ إِلَٰهًا وَهُوَ فَضَّلَكُمْ عَلَى الْعَالَمِينَ
Янә әйтте: Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды.
وَإِذْ أَنْجَيْنَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ ۖ يُقَتِّلُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ
Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ґәзаб белән ґәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен.
وَوَاعَدْنَا مُوسَىٰ ثَلَاثِينَ لَيْلَةً وَأَتْمَمْنَاهَا بِعَشْرٍ فَتَمَّ مِيقَاتُ رَبِّهِ أَرْبَعِينَ لَيْلَةً ۚ وَقَالَ مُوسَىٰ لِأَخِيهِ هَارُونَ اخْلُفْنِي فِي قَوْمِي وَأَصْلِحْ وَلَا تَتَّبِعْ سَبِيلَ الْمُفْسِدِينَ
Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: Каумем арасында минем урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!
وَلَمَّا جَاءَ مُوسَىٰ لِمِيقَاتِنَا وَكَلَّمَهُ رَبُّهُ قَالَ رَبِّ أَرِنِي أَنْظُرْ إِلَيْكَ ۚ قَالَ لَنْ تَرَانِي وَلَٰكِنِ انْظُرْ إِلَى الْجَبَلِ فَإِنِ اسْتَقَرَّ مَكَانَهُ فَسَوْفَ تَرَانِي ۚ فَلَمَّا تَجَلَّىٰ رَبُّهُ لِلْجَبَلِ جَعَلَهُ دَكًّا وَخَرَّ مُوسَىٰ صَعِقًا ۚ فَلَمَّا أَفَاقَ قَالَ سُبْحَانَكَ تُبْتُ إِلَيْكَ وَأَنَا أَوَّلُ الْمُؤْمِنِينَ
Муса вәгъдә кылынган урыныбызга килгәч, Раббысы аңа сөйләде, ягъни сөйләштеләр, Муса Аллаһуны күрергә теләп әйтте: Ий Раббым! Миңа күрен, мин сиңа карыйм, – дип. Аллаһ әйтте: Юк мине күрә алмассың, ләкин тауга карагыл, әгәр тау урынында тора алса, мине күрерсең. Мусаның Раббысы тауга һәйбәт нурын төшергәч, тауны кисәкләр кылды, вә Муса һушы китеп егылды, Муса гакылына килгәч әйтте: Ий Раббым! Сине һәрбер кимчелектән пакьсең дип беләмен, сиңа тәүбә иттем вә мин өммәтем арасында иң әүвәлге мөэминмен.
قَالَ يَا مُوسَىٰ إِنِّي اصْطَفَيْتُكَ عَلَى النَّاسِ بِرِسَالَاتِي وَبِكَلَامِي فَخُذْ مَا آتَيْتُكَ وَكُنْ مِنَ الشَّاكِرِينَ
Аллаһ, Мусага әйтте: Ий Муса! Кешеләргә пәйгамбәр итеп җибәрербез вә үзем белән сөйләшергә сине ихтыяр кылдым. Без биргән китапны куәт белән тот, вә Без биргән нигъмәтләргә шөкер итүчеләрдән бул.

Choose other languages: