Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ankabut Ayahs #37 Translated in Tatar

وَلَمَّا أَنْ جَاءَتْ رُسُلُنَا لُوطًا سِيءَ بِهِمْ وَضَاقَ بِهِمْ ذَرْعًا وَقَالُوا لَا تَخَفْ وَلَا تَحْزَنْ ۖ إِنَّا مُنَجُّوكَ وَأَهْلَكَ إِلَّا امْرَأَتَكَ كَانَتْ مِنَ الْغَابِرِينَ
Безнең җибәргән фәрештәләребез егетләр кыяфәтендә килгәч, Лут бик каты кайгырды хәтта күкрәге кысылды, чөнки аларның фәрештә икәннәрен белмәде, шул сәбәпле залим кавемем боларга да бозык эш кылырлар, дип бик борчылды. Фәрештәләр әйттеләр: Курыкма һәм кайгырма, без сине вә өй җәмәгатеңне коткарачакбыз, мәгәр хатыныңны коткармыйбыз, ул ґәзабта калучылардан булды.
إِنَّا مُنْزِلُونَ عَلَىٰ أَهْلِ هَٰذِهِ الْقَرْيَةِ رِجْزًا مِنَ السَّمَاءِ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Без ул шәһәр өстенә күктән таш яудырачакбыз, халкы фәхеш эш кылганнары өчен.
وَلَقَدْ تَرَكْنَا مِنْهَا آيَةً بَيِّنَةً لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Тәхкыйк гакыллары илә уйлап караучыларга ул шәһәрдә ачык галәмәтләр калдырдык.
وَإِلَىٰ مَدْيَنَ أَخَاهُمْ شُعَيْبًا فَقَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ وَارْجُوا الْيَوْمَ الْآخِرَ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Мәдйән халкына кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: Ий кавемем Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә ахирәт өчен файдалы эшләрне эшләп савабын өмет итегез, вә җир өстеңдә төрле хыянәтләр, бозыклыклар эшләп йөрмәгез.
فَكَذَّبُوهُ فَأَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында тезләнеп үлек булдылар.

Choose other languages: