Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #58 Translated in Tatar

وَإِذَا جَاءَكَ الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِآيَاتِنَا فَقُلْ سَلَامٌ عَلَيْكُمْ ۖ كَتَبَ رَبُّكُمْ عَلَىٰ نَفْسِهِ الرَّحْمَةَ ۖ أَنَّهُ مَنْ عَمِلَ مِنْكُمْ سُوءًا بِجَهَالَةٍ ثُمَّ تَابَ مِنْ بَعْدِهِ وَأَصْلَحَ فَأَنَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.
وَكَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ وَلِتَسْتَبِينَ سَبِيلُ الْمُجْرِمِينَ
Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен.
قُلْ إِنِّي نُهِيتُ أَنْ أَعْبُدَ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۚ قُلْ لَا أَتَّبِعُ أَهْوَاءَكُمْ ۙ قَدْ ضَلَلْتُ إِذًا وَمَا أَنَا مِنَ الْمُهْتَدِينَ
Әйт: Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан, – дип, янә әйт: Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын.
قُلْ إِنِّي عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِنْ رَبِّي وَكَذَّبْتُمْ بِهِ ۚ مَا عِنْدِي مَا تَسْتَعْجِلُونَ بِهِ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ يَقُصُّ الْحَقَّ ۖ وَهُوَ خَيْرُ الْفَاصِلِينَ
Әйт: Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе.
قُلْ لَوْ أَنَّ عِنْدِي مَا تَسْتَعْجِلُونَ بِهِ لَقُضِيَ الْأَمْرُ بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ ۗ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِالظَّالِمِينَ
Әйт: Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә.

Choose other languages: