Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #57 Translated in Tatar

وَكَذَٰلِكَ فَتَنَّا بَعْضَهُمْ بِبَعْضٍ لِيَقُولُوا أَهَٰؤُلَاءِ مَنَّ اللَّهُ عَلَيْهِمْ مِنْ بَيْنِنَا ۗ أَلَيْسَ اللَّهُ بِأَعْلَمَ بِالشَّاكِرِينَ
Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы, – дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр.
وَإِذَا جَاءَكَ الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِآيَاتِنَا فَقُلْ سَلَامٌ عَلَيْكُمْ ۖ كَتَبَ رَبُّكُمْ عَلَىٰ نَفْسِهِ الرَّحْمَةَ ۖ أَنَّهُ مَنْ عَمِلَ مِنْكُمْ سُوءًا بِجَهَالَةٍ ثُمَّ تَابَ مِنْ بَعْدِهِ وَأَصْلَحَ فَأَنَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.
وَكَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ وَلِتَسْتَبِينَ سَبِيلُ الْمُجْرِمِينَ
Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен.
قُلْ إِنِّي نُهِيتُ أَنْ أَعْبُدَ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۚ قُلْ لَا أَتَّبِعُ أَهْوَاءَكُمْ ۙ قَدْ ضَلَلْتُ إِذًا وَمَا أَنَا مِنَ الْمُهْتَدِينَ
Әйт: Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан, – дип, янә әйт: Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын.
قُلْ إِنِّي عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِنْ رَبِّي وَكَذَّبْتُمْ بِهِ ۚ مَا عِنْدِي مَا تَسْتَعْجِلُونَ بِهِ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ يَقُصُّ الْحَقَّ ۖ وَهُوَ خَيْرُ الْفَاصِلِينَ
Әйт: Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе.

Choose other languages: