Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #35 Translated in Tatar

قَدْ خَسِرَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِلِقَاءِ اللَّهِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَاءَتْهُمُ السَّاعَةُ بَغْتَةً قَالُوا يَا حَسْرَتَنَا عَلَىٰ مَا فَرَّطْنَا فِيهَا وَهُمْ يَحْمِلُونَ أَوْزَارَهُمْ عَلَىٰ ظُهُورِهِمْ ۚ أَلَا سَاءَ مَا يَزِرُونَ
Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле, – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.
وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا إِلَّا لَعِبٌ وَلَهْوٌ ۖ وَلَلدَّارُ الْآخِرَةُ خَيْرٌ لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ ۗ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?
قَدْ نَعْلَمُ إِنَّهُ لَيَحْزُنُكَ الَّذِي يَقُولُونَ ۖ فَإِنَّهُمْ لَا يُكَذِّبُونَكَ وَلَٰكِنَّ الظَّالِمِينَ بِآيَاتِ اللَّهِ يَجْحَدُونَ
Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар.
وَلَقَدْ كُذِّبَتْ رُسُلٌ مِنْ قَبْلِكَ فَصَبَرُوا عَلَىٰ مَا كُذِّبُوا وَأُوذُوا حَتَّىٰ أَتَاهُمْ نَصْرُنَا ۚ وَلَا مُبَدِّلَ لِكَلِمَاتِ اللَّهِ ۚ وَلَقَدْ جَاءَكَ مِنْ نَبَإِ الْمُرْسَلِينَ
Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар.
وَإِنْ كَانَ كَبُرَ عَلَيْكَ إِعْرَاضُهُمْ فَإِنِ اسْتَطَعْتَ أَنْ تَبْتَغِيَ نَفَقًا فِي الْأَرْضِ أَوْ سُلَّمًا فِي السَّمَاءِ فَتَأْتِيَهُمْ بِآيَةٍ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَمَعَهُمْ عَلَى الْهُدَىٰ ۚ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْجَاهِلِينَ
Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас.

Choose other languages: