Surah Al-Anaam Ayahs #38 Translated in Tatar
وَلَقَدْ كُذِّبَتْ رُسُلٌ مِنْ قَبْلِكَ فَصَبَرُوا عَلَىٰ مَا كُذِّبُوا وَأُوذُوا حَتَّىٰ أَتَاهُمْ نَصْرُنَا ۚ وَلَا مُبَدِّلَ لِكَلِمَاتِ اللَّهِ ۚ وَلَقَدْ جَاءَكَ مِنْ نَبَإِ الْمُرْسَلِينَ
Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар.
وَإِنْ كَانَ كَبُرَ عَلَيْكَ إِعْرَاضُهُمْ فَإِنِ اسْتَطَعْتَ أَنْ تَبْتَغِيَ نَفَقًا فِي الْأَرْضِ أَوْ سُلَّمًا فِي السَّمَاءِ فَتَأْتِيَهُمْ بِآيَةٍ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَمَعَهُمْ عَلَى الْهُدَىٰ ۚ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْجَاهِلِينَ
Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас.
إِنَّمَا يَسْتَجِيبُ الَّذِينَ يَسْمَعُونَ ۘ وَالْمَوْتَىٰ يَبْعَثُهُمُ اللَّهُ ثُمَّ إِلَيْهِ يُرْجَعُونَ
Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар.
وَقَالُوا لَوْلَا نُزِّلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۚ قُلْ إِنَّ اللَّهَ قَادِرٌ عَلَىٰ أَنْ يُنَزِّلَ آيَةً وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Кәферләр әйттеләр: Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче могҗиза иңдерелсәче, – дип. Син аларга әйт: Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб килгәнен белмиләр.
وَمَا مِنْ دَابَّةٍ فِي الْأَرْضِ وَلَا طَائِرٍ يَطِيرُ بِجَنَاحَيْهِ إِلَّا أُمَمٌ أَمْثَالُكُمْ ۚ مَا فَرَّطْنَا فِي الْكِتَابِ مِنْ شَيْءٍ ۚ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّهِمْ يُحْشَرُونَ
Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
