Surah Al-Anaam Ayahs #30 Translated in Tatar
وَهُمْ يَنْهَوْنَ عَنْهُ وَيَنْأَوْنَ عَنْهُ ۖ وَإِنْ يُهْلِكُونَ إِلَّا أَنْفُسَهُمْ وَمَا يَشْعُرُونَ
Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр.
وَلَوْ تَرَىٰ إِذْ وُقِفُوا عَلَى النَّارِ فَقَالُوا يَا لَيْتَنَا نُرَدُّ وَلَا نُكَذِّبَ بِآيَاتِ رَبِّنَا وَنَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы, – дип.
بَلْ بَدَا لَهُمْ مَا كَانُوا يُخْفُونَ مِنْ قَبْلُ ۖ وَلَوْ رُدُّوا لَعَادُوا لِمَا نُهُوا عَنْهُ وَإِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр.
وَقَالُوا إِنْ هِيَ إِلَّا حَيَاتُنَا الدُّنْيَا وَمَا نَحْنُ بِمَبْعُوثِينَ
Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр.
وَلَوْ تَرَىٰ إِذْ وُقِفُوا عَلَىٰ رَبِّهِمْ ۚ قَالَ أَلَيْسَ هَٰذَا بِالْحَقِّ ۚ قَالُوا بَلَىٰ وَرَبِّنَا ۚ قَالَ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنْتُمْ تَكْفُرُونَ
Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы? – дип. Алар әйттеләр: Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды, – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз, – дип.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
