Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #109 Translated in Tatar

وَكَذَٰلِكَ نُصَرِّفُ الْآيَاتِ وَلِيَقُولُوا دَرَسْتَ وَلِنُبَيِّنَهُ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең, – дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шәригать хөкемнәрен бәян кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.
اتَّبِعْ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنْ رَبِّكَ ۖ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ وَأَعْرِضْ عَنِ الْمُشْرِكِينَ
Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать кылырга, коллык күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.
وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا أَشْرَكُوا ۗ وَمَا جَعَلْنَاكَ عَلَيْهِمْ حَفِيظًا ۖ وَمَا أَنْتَ عَلَيْهِمْ بِوَكِيلٍ
Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең.
وَلَا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ ۗ كَذَٰلِكَ زَيَّنَّا لِكُلِّ أُمَّةٍ عَمَلَهُمْ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّهِمْ مَرْجِعُهُمْ فَيُنَبِّئُهُمْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене зиннәтле иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер.
وَأَقْسَمُوا بِاللَّهِ جَهْدَ أَيْمَانِهِمْ لَئِنْ جَاءَتْهُمْ آيَةٌ لَيُؤْمِنُنَّ بِهَا ۚ قُلْ إِنَّمَا الْآيَاتُ عِنْدَ اللَّهِ ۖ وَمَا يُشْعِرُكُمْ أَنَّهَا إِذَا جَاءَتْ لَا يُؤْمِنُونَ
Мөшрикләр, әгәр аларга Аллаһудан бер могҗиза килсә, иман китерер идек дип, Аллаһ исеме белән бик каты ант итәләр. Әйт: Могҗиза Аллаһ ихтыярында, теләсә бирер, – дип. Ий мөэминнәр! Әгәр аларга могҗиза бирелгәч иман китерәчәкләрен ничек беләсез? Юк, могҗиза бирелсә дә иман китерәчәк түгелләр.

Choose other languages: