Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #108 Translated in Tatar

قَدْ جَاءَكُمْ بَصَائِرُ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ فَمَنْ أَبْصَرَ فَلِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ عَمِيَ فَعَلَيْهَا ۚ وَمَا أَنَا عَلَيْكُمْ بِحَفِيظٍ
Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде – ул Коръән кәрим, берәү шул күз белән Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, файдасы үзенә, әмма берәү Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр һәм һәлак булыр. Мин сезнең гамәлләрегезгә сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерәмен, – диде Мухәммәд г-м.
وَكَذَٰلِكَ نُصَرِّفُ الْآيَاتِ وَلِيَقُولُوا دَرَسْتَ وَلِنُبَيِّنَهُ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең, – дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шәригать хөкемнәрен бәян кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.
اتَّبِعْ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنْ رَبِّكَ ۖ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ وَأَعْرِضْ عَنِ الْمُشْرِكِينَ
Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать кылырга, коллык күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.
وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا أَشْرَكُوا ۗ وَمَا جَعَلْنَاكَ عَلَيْهِمْ حَفِيظًا ۖ وَمَا أَنْتَ عَلَيْهِمْ بِوَكِيلٍ
Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең.
وَلَا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ ۗ كَذَٰلِكَ زَيَّنَّا لِكُلِّ أُمَّةٍ عَمَلَهُمْ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّهِمْ مَرْجِعُهُمْ فَيُنَبِّئُهُمْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене зиннәтле иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер.

Choose other languages: