Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #42 Translated in Tatar

وَاتَّبَعْتُ مِلَّةَ آبَائِي إِبْرَاهِيمَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ ۚ مَا كَانَ لَنَا أَنْ نُشْرِكَ بِاللَّهِ مِنْ شَيْءٍ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ فَضْلِ اللَّهِ عَلَيْنَا وَعَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَأَرْبَابٌ مُتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле.
مَا تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِهِ إِلَّا أَسْمَاءً سَمَّيْتُمُوهَا أَنْتُمْ وَآبَاؤُكُمْ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ بِهَا مِنْ سُلْطَانٍ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۚ أَمَرَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр.
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَمَّا أَحَدُكُمَا فَيَسْقِي رَبَّهُ خَمْرًا ۖ وَأَمَّا الْآخَرُ فَيُصْلَبُ فَتَأْكُلُ الطَّيْرُ مِنْ رَأْسِهِ ۚ قُضِيَ الْأَمْرُ الَّذِي فِيهِ تَسْتَفْتِيَانِ
Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек, – диделәр. Йусуф әйтте: Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр.
وَقَالَ لِلَّذِي ظَنَّ أَنَّهُ نَاجٍ مِنْهُمَا اذْكُرْنِي عِنْدَ رَبِّكَ فَأَنْسَاهُ الشَّيْطَانُ ذِكْرَ رَبِّهِ فَلَبِثَ فِي السِّجْنِ بِضْعَ سِنِينَ
Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын. Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды.

Choose other languages: