Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #19 Translated in Tatar

قَالُوا مَا أَنْتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُنَا وَمَا أَنْزَلَ الرَّحْمَٰنُ مِنْ شَيْءٍ إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا تَكْذِبُونَ
Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез.
قَالُوا رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّا إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ
Пәйгамбәрләр әйттеләр: Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне
وَمَا عَلَيْنَا إِلَّا الْبَلَاغُ الْمُبِينُ
сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез.
قَالُوا إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ ۖ لَئِنْ لَمْ تَنْتَهُوا لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُمْ مِنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ул кәферләр әйттеләр: Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез.
قَالُوا طَائِرُكُمْ مَعَكُمْ ۚ أَئِنْ ذُكِّرْتُمْ ۚ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ مُسْرِفُونَ
Пәйгамбәрләр әйттеләр: Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез.

Choose other languages: