Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #18 Translated in Tatar

إِذْ أَرْسَلْنَا إِلَيْهِمُ اثْنَيْنِ فَكَذَّبُوهُمَا فَعَزَّزْنَا بِثَالِثٍ فَقَالُوا إِنَّا إِلَيْكُمْ مُرْسَلُونَ
Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез.
قَالُوا مَا أَنْتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُنَا وَمَا أَنْزَلَ الرَّحْمَٰنُ مِنْ شَيْءٍ إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا تَكْذِبُونَ
Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез.
قَالُوا رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّا إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ
Пәйгамбәрләр әйттеләр: Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне
وَمَا عَلَيْنَا إِلَّا الْبَلَاغُ الْمُبِينُ
сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез.
قَالُوا إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ ۖ لَئِنْ لَمْ تَنْتَهُوا لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُمْ مِنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ул кәферләр әйттеләр: Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез.

Choose other languages: