Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #42 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِي آمَنَ يَا قَوْمِ اتَّبِعُونِ أَهْدِكُمْ سَبِيلَ الرَّشَادِ
Фиргаун янында иманын яшереп йөргән әлеге мөэмин әйтте: Ий кавемем, миңа иярегез, мин сезне туры юлга күндерермен.
يَا قَوْمِ إِنَّمَا هَٰذِهِ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا مَتَاعٌ وَإِنَّ الْآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ
Ий кавемем, бу дөнья тереклеге тиз бетәчәк бик аз нәрсәдер, әмма ахирәт исә мәңгегә бетми торган карарланачак яхшы урындыр.
مَنْ عَمِلَ سَيِّئَةً فَلَا يُجْزَىٰ إِلَّا مِثْلَهَا ۖ وَمَنْ عَمِلَ صَالِحًا مِنْ ذَكَرٍ أَوْ أُنْثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ يُرْزَقُونَ فِيهَا بِغَيْرِ حِسَابٍ
Берәү явыз эш кылса, кылган явызлыгы хәтле генә җәза кылыныр, берәү мөэмин булганы хәлдә кирәк ир булсын, кирәк хатын булсын, гөнаһлардан сакланган хәлдә изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәткә керерләр, вә анда яхшы ризыклар белән хисапсыз ризыкланырлар.
وَيَا قَوْمِ مَا لِي أَدْعُوكُمْ إِلَى النَّجَاةِ وَتَدْعُونَنِي إِلَى النَّارِ
Ий кавемем, миңа ни булды, мин сезне уттан котылырга чакырамын, ә сез исә мине ут ґәзабына чакырасыз
تَدْعُونَنِي لِأَكْفُرَ بِاللَّهِ وَأُشْرِكَ بِهِ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ وَأَنَا أَدْعُوكُمْ إِلَى الْعَزِيزِ الْغَفَّارِ
вә сез мине Аллаһуны инкяр итәргә һәм Аллаһуга ширек кылырга һич дәлилем булмаган көйгә мине мөшрик булырга чакырасыз, әмма мин сезне һәр эштә көчле вә тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы Аллаһуга чакырамын. Менә инде уйлап күрегез, сезме мине ґәзабтан коткарып изгелек итәргә тырышучы? Яки минме сезне ґәзабтан коткарып сезгә изгелек итәргә тырышучы?

Choose other languages: