Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #41 Translated in Tatar

أَسْبَابَ السَّمَاوَاتِ فَأَطَّلِعَ إِلَىٰ إِلَٰهِ مُوسَىٰ وَإِنِّي لَأَظُنُّهُ كَاذِبًا ۚ وَكَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِفِرْعَوْنَ سُوءُ عَمَلِهِ وَصُدَّ عَنِ السَّبِيلِ ۚ وَمَا كَيْدُ فِرْعَوْنَ إِلَّا فِي تَبَابٍ
Һәм анда Мусаның Аллаһысына юлкыгырмын, чөнки Мусаның Аллаһ бер генә дигән сүзе ялган дип уйлыйм, – дип. Фиргауннең явыз сүзләре дә, явыз эшләре дә зиннәтле күренде, кешеләрне хак туры юлдан тыйды. Фиргауннең хәйлә мәкере үзенә хәсрәттән вә һәлакәттән башка нәрсә булмады.
وَقَالَ الَّذِي آمَنَ يَا قَوْمِ اتَّبِعُونِ أَهْدِكُمْ سَبِيلَ الرَّشَادِ
Фиргаун янында иманын яшереп йөргән әлеге мөэмин әйтте: Ий кавемем, миңа иярегез, мин сезне туры юлга күндерермен.
يَا قَوْمِ إِنَّمَا هَٰذِهِ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا مَتَاعٌ وَإِنَّ الْآخِرَةَ هِيَ دَارُ الْقَرَارِ
Ий кавемем, бу дөнья тереклеге тиз бетәчәк бик аз нәрсәдер, әмма ахирәт исә мәңгегә бетми торган карарланачак яхшы урындыр.
مَنْ عَمِلَ سَيِّئَةً فَلَا يُجْزَىٰ إِلَّا مِثْلَهَا ۖ وَمَنْ عَمِلَ صَالِحًا مِنْ ذَكَرٍ أَوْ أُنْثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ يُرْزَقُونَ فِيهَا بِغَيْرِ حِسَابٍ
Берәү явыз эш кылса, кылган явызлыгы хәтле генә җәза кылыныр, берәү мөэмин булганы хәлдә кирәк ир булсын, кирәк хатын булсын, гөнаһлардан сакланган хәлдә изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәткә керерләр, вә анда яхшы ризыклар белән хисапсыз ризыкланырлар.
وَيَا قَوْمِ مَا لِي أَدْعُوكُمْ إِلَى النَّجَاةِ وَتَدْعُونَنِي إِلَى النَّارِ
Ий кавемем, миңа ни булды, мин сезне уттан котылырга чакырамын, ә сез исә мине ут ґәзабына чакырасыз

Choose other languages: