Surah Ar-Rad Ayahs #19 Translated in Tatar
وَلِلَّهِ يَسْجُدُ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ طَوْعًا وَكَرْهًا وَظِلَالُهُمْ بِالْغُدُوِّ وَالْآصَالِ ۩
Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр.
قُلْ مَنْ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ قُلِ اللَّهُ ۚ قُلْ أَفَاتَّخَذْتُمْ مِنْ دُونِهِ أَوْلِيَاءَ لَا يَمْلِكُونَ لِأَنْفُسِهِمْ نَفْعًا وَلَا ضَرًّا ۚ قُلْ هَلْ يَسْتَوِي الْأَعْمَىٰ وَالْبَصِيرُ أَمْ هَلْ تَسْتَوِي الظُّلُمَاتُ وَالنُّورُ ۗ أَمْ جَعَلُوا لِلَّهِ شُرَكَاءَ خَلَقُوا كَخَلْقِهِ فَتَشَابَهَ الْخَلْقُ عَلَيْهِمْ ۚ قُلِ اللَّهُ خَالِقُ كُلِّ شَيْءٍ وَهُوَ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер.
أَنْزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَسَالَتْ أَوْدِيَةٌ بِقَدَرِهَا فَاحْتَمَلَ السَّيْلُ زَبَدًا رَابِيًا ۚ وَمِمَّا يُوقِدُونَ عَلَيْهِ فِي النَّارِ ابْتِغَاءَ حِلْيَةٍ أَوْ مَتَاعٍ زَبَدٌ مِثْلُهُ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْحَقَّ وَالْبَاطِلَ ۚ فَأَمَّا الزَّبَدُ فَيَذْهَبُ جُفَاءً ۖ وَأَمَّا مَا يَنْفَعُ النَّاسَ فَيَمْكُثُ فِي الْأَرْضِ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ الْأَمْثَالَ
Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.
لِلَّذِينَ اسْتَجَابُوا لِرَبِّهِمُ الْحُسْنَىٰ ۚ وَالَّذِينَ لَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُ لَوْ أَنَّ لَهُمْ مَا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُ مَعَهُ لَافْتَدَوْا بِهِ ۚ أُولَٰئِكَ لَهُمْ سُوءُ الْحِسَابِ وَمَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ الْمِهَادُ
Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның Коръән белән гамәл кылыгыз дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын.
أَفَمَنْ يَعْلَمُ أَنَّمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ مِنْ رَبِّكَ الْحَقُّ كَمَنْ هُوَ أَعْمَىٰ ۚ إِنَّمَا يَتَذَكَّرُ أُولُو الْأَلْبَابِ
Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
