Surah An-Nur Ayahs #54 Translated in Tatar
أَفِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ أَمِ ارْتَابُوا أَمْ يَخَافُونَ أَنْ يَحِيفَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ وَرَسُولُهُ ۚ بَلْ أُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер.
إِنَّمَا كَانَ قَوْلَ الْمُؤْمِنِينَ إِذَا دُعُوا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ أَنْ يَقُولُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا ۚ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар араларында хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр.
وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَيَخْشَ اللَّهَ وَيَتَّقْهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْفَائِزُونَ
Берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итсә вә Аллаһудан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса, алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер.
وَأَقْسَمُوا بِاللَّهِ جَهْدَ أَيْمَانِهِمْ لَئِنْ أَمَرْتَهُمْ لَيَخْرُجُنَّ ۖ قُلْ لَا تُقْسِمُوا ۖ طَاعَةٌ مَعْرُوفَةٌ ۚ إِنَّ اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ
Монафикълар расүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп бик ныклап Аллаһ исеме илә ант иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син аларга әйт: Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кыйлган эшләрегездән хәбәрдар.
قُلْ أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ ۖ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّمَا عَلَيْهِ مَا حُمِّلَ وَعَلَيْكُمْ مَا حُمِّلْتُمْ ۖ وَإِنْ تُطِيعُوهُ تَهْتَدُوا ۚ وَمَا عَلَى الرَّسُولِ إِلَّا الْبَلَاغُ الْمُبِينُ
Әйт: Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, әгәр аларга итагать итүдән баш тартсагыз, рәсүлнең бурычы фәкать Аллаһуның хөкемнәрен сезгә ирештерү генә, вә сезнең бурычыгыз расүл йөкләгәнне үтәүдер, әгәр расүлгә итагать итсәгез, туры юлга күнелерсез, расүлгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү ваҗибдер.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
