Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #69 Translated in Tatar

فَلَا وَرَبِّكَ لَا يُؤْمِنُونَ حَتَّىٰ يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ لَا يَجِدُوا فِي أَنْفُسِهِمْ حَرَجًا مِمَّا قَضَيْتَ وَيُسَلِّمُوا تَسْلِيمًا
Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар.
وَلَوْ أَنَّا كَتَبْنَا عَلَيْهِمْ أَنِ اقْتُلُوا أَنْفُسَكُمْ أَوِ اخْرُجُوا مِنْ دِيَارِكُمْ مَا فَعَلُوهُ إِلَّا قَلِيلٌ مِنْهُمْ ۖ وَلَوْ أَنَّهُمْ فَعَلُوا مَا يُوعَظُونَ بِهِ لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ وَأَشَدَّ تَثْبِيتًا
Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: Үзегезне-үзегез үтерегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз, – дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде.
وَإِذًا لَآتَيْنَاهُمْ مِنْ لَدُنَّا أَجْرًا عَظِيمًا
Әгәр чын күңелдән Аллаһ һәм расүл хөкемнәренә риза булып, Коръән, сөннәт дәлиле белән гамәл кылучы булсалар, әлбәттә, аларга үз хозурыбыздан олы әҗерләр, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирер идек.
وَلَهَدَيْنَاهُمْ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا
Һәм дә аларны туры юлга күндерер идек.
وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَالرَّسُولَ فَأُولَٰئِكَ مَعَ الَّذِينَ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ مِنَ النَّبِيِّينَ وَالصِّدِّيقِينَ وَالشُّهَدَاءِ وَالصَّالِحِينَ ۚ وَحَسُنَ أُولَٰئِكَ رَفِيقًا
Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу – ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр.

Choose other languages: