Surah An-Nisa Ayahs #39 Translated in Tatar
وَإِنْ خِفْتُمْ شِقَاقَ بَيْنِهِمَا فَابْعَثُوا حَكَمًا مِنْ أَهْلِهِ وَحَكَمًا مِنْ أَهْلِهَا إِنْ يُرِيدَا إِصْلَاحًا يُوَفِّقِ اللَّهُ بَيْنَهُمَا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا خَبِيرًا
Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйк биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды.
وَاعْبُدُوا اللَّهَ وَلَا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا ۖ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَىٰ وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالْجَنْبِ وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ مَنْ كَانَ مُخْتَالًا فَخُورًا
Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!
الَّذِينَ يَبْخَلُونَ وَيَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبُخْلِ وَيَكْتُمُونَ مَا آتَاهُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ ۗ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُهِينًا
Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ахмакларга хур итүче ґәзабны әзерләдек.
وَالَّذِينَ يُنْفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ رِئَاءَ النَّاسِ وَلَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَلَا بِالْيَوْمِ الْآخِرِ ۗ وَمَنْ يَكُنِ الشَّيْطَانُ لَهُ قَرِينًا فَسَاءَ قَرِينًا
Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).
وَمَاذَا عَلَيْهِمْ لَوْ آمَنُوا بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَأَنْفَقُوا مِمَّا رَزَقَهُمُ اللَّهُ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِهِمْ عَلِيمًا
Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? Аллаһ аларның эшен белүче булды.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
