Surah An-Nisa Ayahs #41 Translated in Tatar
الَّذِينَ يَبْخَلُونَ وَيَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبُخْلِ وَيَكْتُمُونَ مَا آتَاهُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ ۗ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُهِينًا
Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ахмакларга хур итүче ґәзабны әзерләдек.
وَالَّذِينَ يُنْفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ رِئَاءَ النَّاسِ وَلَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَلَا بِالْيَوْمِ الْآخِرِ ۗ وَمَنْ يَكُنِ الشَّيْطَانُ لَهُ قَرِينًا فَسَاءَ قَرِينًا
Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).
وَمَاذَا عَلَيْهِمْ لَوْ آمَنُوا بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَأَنْفَقُوا مِمَّا رَزَقَهُمُ اللَّهُ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِهِمْ عَلِيمًا
Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? Аллаһ аларның эшен белүче булды.
إِنَّ اللَّهَ لَا يَظْلِمُ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ ۖ وَإِنْ تَكُ حَسَنَةً يُضَاعِفْهَا وَيُؤْتِ مِنْ لَدُنْهُ أَجْرًا عَظِيمًا
Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып үзләренә золым итәләр. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш – изгелек булса, Аллаһ ул изгелекне арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер.
فَكَيْفَ إِذَا جِئْنَا مِنْ كُلِّ أُمَّةٍ بِشَهِيدٍ وَجِئْنَا بِكَ عَلَىٰ هَٰؤُلَاءِ شَهِيدًا
Ни кылырлар, Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрнең хәле ничек булыр? Һәрбер өммәтнең үзләреннән шәһитләр китергән чагыбызда Аллаһуга итагать кылмаган кешеләр ни әйтерләр? Янә, ий Мухәммәд ґәләйһиссәләм, сине өммәтеңә шаһит итеп китергән чагыбызда Коръән белән гамәл кылмаган өммәтең ни әйтер?
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
