Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #87 Translated in Tatar

وَإِذَا سَمِعُوا مَا أُنْزِلَ إِلَى الرَّسُولِ تَرَىٰ أَعْيُنَهُمْ تَفِيضُ مِنَ الدَّمْعِ مِمَّا عَرَفُوا مِنَ الْحَقِّ ۖ يَقُولُونَ رَبَّنَا آمَنَّا فَاكْتُبْنَا مَعَ الشَّاهِدِينَ
Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл, – дип.
وَمَا لَنَا لَا نُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَمَا جَاءَنَا مِنَ الْحَقِّ وَنَطْمَعُ أَنْ يُدْخِلَنَا رَبُّنَا مَعَ الْقَوْمِ الصَّالِحِينَ
Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни булган? Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип өмет итәбез, – диделәр.
فَأَثَابَهُمُ اللَّهُ بِمَا قَالُوا جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَاءُ الْمُحْسِنِينَ
Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре өчен асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул Җәннәтләр изгелек кылучыларның җәзасы.
وَالَّذِينَ كَفَرُوا وَكَذَّبُوا بِآيَاتِنَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْجَحِيمِ
Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар – алар җәһәннәм әһелләре.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُحَرِّمُوا طَيِّبَاتِ مَا أَحَلَّ اللَّهُ لَكُمْ وَلَا تَعْتَدُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ
Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми.

Choose other languages: