Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #63 Translated in Tatar

قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ هَلْ تَنْقِمُونَ مِنَّا إِلَّا أَنْ آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنْزِلَ إِلَيْنَا وَمَا أُنْزِلَ مِنْ قَبْلُ وَأَنَّ أَكْثَرَكُمْ فَاسِقُونَ
Әйт: Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар, – дип.
قُلْ هَلْ أُنَبِّئُكُمْ بِشَرٍّ مِنْ ذَٰلِكَ مَثُوبَةً عِنْدَ اللَّهِ ۚ مَنْ لَعَنَهُ اللَّهُ وَغَضِبَ عَلَيْهِ وَجَعَلَ مِنْهُمُ الْقِرَدَةَ وَالْخَنَازِيرَ وَعَبَدَ الطَّاغُوتَ ۚ أُولَٰئِكَ شَرٌّ مَكَانًا وَأَضَلُّ عَنْ سَوَاءِ السَّبِيلِ
Әйт: Әйә сез яһүдләр! Сез яманлаган мөселманнардан да яманрак кешеләрдер. Хәбәр биримме эшләренә карата Аллаһ хозурында тиешле җәзаны алу йөзеннән? Алар яһүдләр. Аллаһ аларны ләгънәт кылды һәм аларга ачуланды һәм дә бәгъзеләренең сүрәтен маймыл сүрәтенә, бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар шайтанга ияреп Аллаһудан башкага гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман урын алар урыныдыр.
وَإِذَا جَاءُوكُمْ قَالُوا آمَنَّا وَقَدْ دَخَلُوا بِالْكُفْرِ وَهُمْ قَدْ خَرَجُوا بِهِ ۚ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا كَانُوا يَكْتُمُونَ
Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: Иман китердек, мөселманбыз, – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне.
وَتَرَىٰ كَثِيرًا مِنْهُمْ يُسَارِعُونَ فِي الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَأَكْلِهِمُ السُّحْتَ ۚ لَبِئْسَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре.
لَوْلَا يَنْهَاهُمُ الرَّبَّانِيُّونَ وَالْأَحْبَارُ عَنْ قَوْلِهِمُ الْإِثْمَ وَأَكْلِهِمُ السُّحْتَ ۚ لَبِئْسَ مَا كَانُوا يَصْنَعُونَ
Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман.

Choose other languages: