Surah Al-Maeda Ayahs #31 Translated in Tatar
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ ۖ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен, – дип. Һабил әйтте: Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер, – дип.
لَئِنْ بَسَطْتَ إِلَيَّ يَدَكَ لِتَقْتُلَنِي مَا أَنَا بِبَاسِطٍ يَدِيَ إِلَيْكَ لِأَقْتُلَكَ ۖ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ رَبَّ الْعَالَمِينَ
Һабил Кабилгә әйтте: Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын, – дип.
إِنِّي أُرِيدُ أَنْ تَبُوءَ بِإِثْمِي وَإِثْمِكَ فَتَكُونَ مِنْ أَصْحَابِ النَّارِ ۚ وَذَٰلِكَ جَزَاءُ الظَّالِمِينَ
Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр.
فَطَوَّعَتْ لَهُ نَفْسُهُ قَتْلَ أَخِيهِ فَقَتَلَهُ فَأَصْبَحَ مِنَ الْخَاسِرِينَ
Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды.
فَبَعَثَ اللَّهُ غُرَابًا يَبْحَثُ فِي الْأَرْضِ لِيُرِيَهُ كَيْفَ يُوَارِي سَوْءَةَ أَخِيهِ ۚ قَالَ يَا وَيْلَتَا أَعَجَزْتُ أَنْ أَكُونَ مِثْلَ هَٰذَا الْغُرَابِ فَأُوَارِيَ سَوْءَةَ أَخِي ۖ فَأَصْبَحَ مِنَ النَّادِمِينَ
Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем, – дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
