Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #105 Translated in Tatar

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ وَإِنْ تَسْأَلُوا عَنْهَا حِينَ يُنَزَّلُ الْقُرْآنُ تُبْدَ لَكُمْ عَفَا اللَّهُ عَنْهَا ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.
قَدْ سَأَلَهَا قَوْمٌ مِنْ قَبْلِكُمْ ثُمَّ أَصْبَحُوا بِهَا كَافِرِينَ
Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.
مَا جَعَلَ اللَّهُ مِنْ بَحِيرَةٍ وَلَا سَائِبَةٍ وَلَا وَصِيلَةٍ وَلَا حَامٍ ۙ وَلَٰكِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ ۖ وَأَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ
Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды, дип, аларның күпләре аңламыйлар.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا إِلَىٰ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ وَإِلَى الرَّسُولِ قَالُوا حَسْبُنَا مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا ۚ أَوَلَوْ كَانَ آبَاؤُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ شَيْئًا وَلَا يَهْتَدُونَ
Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез, – дип, алар әйтәләр: Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз, – дип. Аллаһ әйтте: Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме? – дип.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا عَلَيْكُمْ أَنْفُسَكُمْ ۖ لَا يَضُرُّكُمْ مَنْ ضَلَّ إِذَا اهْتَدَيْتُمْ ۚ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр Коръән, юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер.

Choose other languages: