Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #109 Translated in Tatar

وَبِالْحَقِّ أَنْزَلْنَاهُ وَبِالْحَقِّ نَزَلَ ۗ وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا مُبَشِّرًا وَنَذِيرًا
Вә Без Коръәнне кешеләргә барча хакны бәян кылып күрсәтеп һәм аңлатып иңдердек һәм ул хаклык белән иңде, ягъни фәкать хакны алып килде. Ий Мухәммәд г-м, сине җибәрдек, фәкать хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырып, кәферләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче итеп. Югыйсә, кешеләрне дингә көчләп кертер өчен җибәрелмәдең.
وَقُرْآنًا فَرَقْنَاهُ لِتَقْرَأَهُ عَلَى النَّاسِ عَلَىٰ مُكْثٍ وَنَزَّلْنَاهُ تَنْزِيلًا
Коръәнне аять төшендереп иңдердек кешеләргә һәр аятьне аңлатып укымаклыгың өчен вә ул Коръәнне кешеләрнең гакыл фикерләренә һәм көчләренә карата иңдердек.
قُلْ آمِنُوا بِهِ أَوْ لَا تُؤْمِنُوا ۚ إِنَّ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ مِنْ قَبْلِهِ إِذَا يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ يَخِرُّونَ لِلْأَذْقَانِ سُجَّدًا
Әйт: Теләсәгез ышаныгыз бу Коръәнгә, теләмәсәгез ышанмагыз ихтыяр сезнеке, ләкин Коръәнгә ышану, аның белән гамәл кылу белән булыр. Коръәннән элек иңгән китапны укый торган галимнәр, әгәр Коръән укылганны ишетсәләр, Аллаһуны зурлап сәҗдә кылалар.
وَيَقُولُونَ سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنْ كَانَ وَعْدُ رَبِّنَا لَمَفْعُولًا
Алар әйтерләр: Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге китапларда Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен дигән вәгъдәсе хак булды.
وَيَخِرُّونَ لِلْأَذْقَانِ يَبْكُونَ وَيَزِيدُهُمْ خُشُوعًا ۩
Дәхи елап сәҗдә кылырлар вә ул Коръән аларга иманны вә хошугъны арттырыр. Ягъни алар исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылучылардыр.

Choose other languages: