Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #108 Translated in Tatar

وَقُلْنَا مِنْ بَعْدِهِ لِبَنِي إِسْرَائِيلَ اسْكُنُوا الْأَرْضَ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ جِئْنَا بِكُمْ لَفِيفًا
Фиргаунне һәм аның кавемен һәлак иткәч Ягъкуб балаларына әйттек: Фиргаун сезне куып чыгарырга теләгән җирдә хәзер инде сез торыгыз! Кыямәт көне килсә, барчагызны каберләрегездән кубарып мәхшәр җиренә китерербез, анда мәгълүм булыр, кем яхшы, кем яман икәнлеге.
وَبِالْحَقِّ أَنْزَلْنَاهُ وَبِالْحَقِّ نَزَلَ ۗ وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا مُبَشِّرًا وَنَذِيرًا
Вә Без Коръәнне кешеләргә барча хакны бәян кылып күрсәтеп һәм аңлатып иңдердек һәм ул хаклык белән иңде, ягъни фәкать хакны алып килде. Ий Мухәммәд г-м, сине җибәрдек, фәкать хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырып, кәферләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче итеп. Югыйсә, кешеләрне дингә көчләп кертер өчен җибәрелмәдең.
وَقُرْآنًا فَرَقْنَاهُ لِتَقْرَأَهُ عَلَى النَّاسِ عَلَىٰ مُكْثٍ وَنَزَّلْنَاهُ تَنْزِيلًا
Коръәнне аять төшендереп иңдердек кешеләргә һәр аятьне аңлатып укымаклыгың өчен вә ул Коръәнне кешеләрнең гакыл фикерләренә һәм көчләренә карата иңдердек.
قُلْ آمِنُوا بِهِ أَوْ لَا تُؤْمِنُوا ۚ إِنَّ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ مِنْ قَبْلِهِ إِذَا يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ يَخِرُّونَ لِلْأَذْقَانِ سُجَّدًا
Әйт: Теләсәгез ышаныгыз бу Коръәнгә, теләмәсәгез ышанмагыз ихтыяр сезнеке, ләкин Коръәнгә ышану, аның белән гамәл кылу белән булыр. Коръәннән элек иңгән китапны укый торган галимнәр, әгәр Коръән укылганны ишетсәләр, Аллаһуны зурлап сәҗдә кылалар.
وَيَقُولُونَ سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنْ كَانَ وَعْدُ رَبِّنَا لَمَفْعُولًا
Алар әйтерләр: Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге китапларда Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен дигән вәгъдәсе хак булды.

Choose other languages: