Surah Al-Isra Ayahs #111 Translated in Tatar
وَيَقُولُونَ سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنْ كَانَ وَعْدُ رَبِّنَا لَمَفْعُولًا
Алар әйтерләр: Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге китапларда Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен дигән вәгъдәсе хак булды.
وَيَخِرُّونَ لِلْأَذْقَانِ يَبْكُونَ وَيَزِيدُهُمْ خُشُوعًا ۩
Дәхи елап сәҗдә кылырлар вә ул Коръән аларга иманны вә хошугъны арттырыр. Ягъни алар исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылучылардыр.
قُلِ ادْعُوا اللَّهَ أَوِ ادْعُوا الرَّحْمَٰنَ ۖ أَيًّا مَا تَدْعُوا فَلَهُ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَىٰ ۚ وَلَا تَجْهَرْ بِصَلَاتِكَ وَلَا تُخَافِتْ بِهَا وَابْتَغِ بَيْنَ ذَٰلِكَ سَبِيلًا
Әйт: Аллаһуга дога кылганда кирәк Аллаһ исеме илә вә кирәк Рахмән исеме илә кылыгыз! Кайсы белән генә дога кылсагыз да яхшыдыр, Аллаһуның исемнәре күптер. Намазда кыйаәтне бик кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укыгыл!
وَقُلِ الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي لَمْ يَتَّخِذْ وَلَدًا وَلَمْ يَكُنْ لَهُ شَرِيكٌ فِي الْمُلْكِ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ وَلِيٌّ مِنَ الذُّلِّ ۖ وَكَبِّرْهُ تَكْبِيرًا
Янә әйт: Барча мактау хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр ки. Ул үзенә бала кылмады вә Аның Илаһәлектә һич тиңе вә охшашы булмады, дәхи Ул хурлыктан котылырга ярдәмчегә мохтаҗ булмады, чөнки Ул хурлыкка төшүдән бик пакьтыр, вә Ул – Аллаһу тәгаләне һәрвакыт вә һәр эштә зурла! Аллаһудан курку Аны зурлау буладыр, һәм Коръәнне хөрмәтләү вә зурлау һәм дә аның белән гамәл кылу, әлбәттә, Аллаһуны зурлау буладыр вә мөшриклектән вә монафикълыктан саклану да Аллаһуны зурлау галәмәтедер.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
