Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #83 Translated in Tatar

فَوَيْلٌ لِلَّذِينَ يَكْتُبُونَ الْكِتَابَ بِأَيْدِيهِمْ ثُمَّ يَقُولُونَ هَٰذَا مِنْ عِنْدِ اللَّهِ لِيَشْتَرُوا بِهِ ثَمَنًا قَلِيلًا ۖ فَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا كَتَبَتْ أَيْدِيهِمْ وَوَيْلٌ لَهُمْ مِمَّا يَكْسِبُونَ
Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне эшлиләр надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары өчен, янә аларга һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен.
وَقَالُوا لَنْ تَمَسَّنَا النَّارُ إِلَّا أَيَّامًا مَعْدُودَةً ۚ قُلْ أَتَّخَذْتُمْ عِنْدَ اللَّهِ عَهْدًا فَلَنْ يُخْلِفَ اللَّهُ عَهْدَهُ ۖ أَمْ تَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Яһүдләр: Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә тотар, – диләр. Син аларга әйт: Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне сөйлисезме?.
بَلَىٰ مَنْ كَسَبَ سَيِّئَةً وَأَحَاطَتْ بِهِ خَطِيئَتُهُ فَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Бәлки бер кеше фәхеш вә хәрам эшләрне кәсеп итсә һәм ул кешене хаталыклары чырнап алса, андый кешеләр, әлбәттә, ут әһелләре, алар анда мәңге калырлар.
وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْجَنَّةِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Әмма иман китереп, изге гамәлләрне кылган хак мөэминнәр җәннәт әһелләре, алар анда мәңге калырлар.
وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ لَا تَعْبُدُونَ إِلَّا اللَّهَ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَقُولُوا لِلنَّاسِ حُسْنًا وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ ثُمَّ تَوَلَّيْتُمْ إِلَّا قَلِيلًا مِنْكُمْ وَأَنْتُمْ مُعْرِضُونَ
Янә Ягькуб балаларыннан ґәһед алдык: Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, ата-анага, мөселман булган якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә изгелек итегез! Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез, намазларыгызны вакытында үтәгез, һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез! – дип. Соңыннан Аллаһуга биргән ґәһедегездән аерылдыгыз, мәгәр бик азларыгыз ґәһеден саклап калды. Шулай итеп, сез Аллаһудан баш тартучысыз.

Choose other languages: