Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #183 Translated in Tatar

وَلَكُمْ فِي الْقِصَاصِ حَيَاةٌ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Үтерүчене үзен үтерүдә – яшәү бар, ий гакыл ияләре! – бәлки касас белән үтерелүдән котылу өчен кеше үтерүдән сакланырсыз! Чөнки касас булганда кеше үтерү әзәядер.
كُتِبَ عَلَيْكُمْ إِذَا حَضَرَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ إِنْ تَرَكَ خَيْرًا الْوَصِيَّةُ لِلْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ بِالْمَعْرُوفِ ۖ حَقًّا عَلَى الْمُتَّقِينَ
Сезләрдән берегезгә үлем хазыйр булганда калачак малы турында ата-анасы һәм якын кардәшләре өчен гаделлек һәм тигезлек белән васыять әйтү фарыз булды.
فَمَنْ بَدَّلَهُ بَعْدَمَا سَمِعَهُ فَإِنَّمَا إِثْمُهُ عَلَى الَّذِينَ يُبَدِّلُونَهُ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Берәү ишеткәннән соң васыятьне үзгәртсә, гөнаһы үзгәртүчегә булыр. Бит Аллаһ ишетүче һәм белүче.
فَمَنْ خَافَ مِنْ مُوصٍ جَنَفًا أَوْ إِثْمًا فَأَصْلَحَ بَيْنَهُمْ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Варисләрдән берсе яки васыятьне кабул итүче, васыятьнең хаталык белән яки золымлык белән шәригатькә хыйлаф әйтелгәнен белеп, ул васыятьне үзгәртеп, гаделлек белән араларын төзәтсә, хата булган васыятьне дөресләү өчен үзгәртсә, гөнаһ юктыр. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз!

Choose other languages: